erid:2VtzquqpS7d
Тиздән – урак өсте!
Арча яңалыклары

Тиздән – урак өсте!

Вакыт тиз уза. Әле кайчан гына язгы чәчүне тәмамлаган идек, инде менә урып-җыю якынлаша.

12 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү башланды. Комиссия “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Северный”, “Кырлай” ширкәтләрендә, Арча элеваторында булды.

– Быел игеннәрнең торышы әйбәт, әмма уңышны амбарларга урнаштырасы бар, – диде район башлыгы. – Күргәнебезчә,  әзерлек начар түгел, без игенчеләребезнең сынатмаячагына ышанабыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев