Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Төнлә малай сикергән

    Без бу хәлне ишетеп бик гаҗәпләндек.

    Безгә бу хәлне уртак танышыбыз сөйләде.

    -- Ни көләргә, ни еларга белмим, -- дип башлады ул сүзен. -- Шулай төнлә йоклап ятабыз. Минем ирем төнлә бәдрәфкә барып килә. Юл уңаенда күрше бүлмәдә йоклаган малайны карап, өстенә ябып килә. Кинәт ниндидер тавышка уянып киттем. Малайның ачылган өстенә әтисе юрган япканда малай кинәт куркып китә һәм читкә сикерә. Әтисе улыбызны юмалап урынына кире яткырды.

    Реклама

    Икенче көнне сорыйм, малай нәрсә булганын белми дә. Туганыбыз:

    --Телефон галәмәте бу. Шул телефон белән тилерәләр... -- диде. -- Безнең 3нче класста укучы малай өйдә икенче бүлмәгә дә чыгарга курка. Монстр бар, дип.

    Сез ничек уйлыйсыз?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: