erid:2VtzquqpS7d
Төнлә яшен сугып бер йорт янган
Арча яңалыклары

Төнлә яшен сугып бер йорт янган

Бүген төнлә Лениногорскида янгын чыга.

00 сәгать 16 минутта Гадәттән тыш хәлләр телефонына шәһәрнеӊ Кооператив урамындагы бер этажлы агач йорт яна, дигән хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып, янгынны сүндерүгә керешәләр. Шәхси йортка газ кертелгән була, утны, газны тиз генә өзәләр, күршеләре сүзе буенча өйдә кеше булмый.
Түбәләре янып беткән йортны янгын сүндерүчеләр коткара алмыйлар, башка каралты-корылмаларга, йортларга ут күчүне туктатып калганнар.

 


 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/men-sia-m-baltachtagy-yashen-leninogorskiga-baryp-itkn


Нет комментариев