erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тоннель” операциясе ни күрсәтте?

14 октябрь көнне Арчада “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде

11 октябрь көнне Арчада коточкыч авария булды. Кичке 6 туларга 20 минутлар тирәсендә Банк урамындагы 16нчы йорт каршында җәяүлеләр өчен махсус юл аркылу урынында “ВАЗ – 21140” машинасы җәяүлене бәрдерә. Йөртүчесе зыян күрүчене авария булган урында калдырып, шәһәр үзәгенә таба хәрәкәтен дәвам итә. Анда тагын “Шевроле”га килеп бәрелә. “ВАЗ – 21140” машинасы белән идарә итүче исерек булуда шикләнелә.

Зыян күргән хатын-кыз бик авыр хәлдә хастаханәгә озатыла, икенче көнне аны вертолет белән Казанга алып китәләр. Хәзерге вакытта ул Казан хастаханәсендә. Бик авыр хәлдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә “ВАЗ–21140” машинасы белән идарә итүче тоткарланды, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

       14 октябрь көнне Арчада “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Максаты - алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне барлау иде. Бу көнне алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыккан бер кешегә беркетмә төзелде. Мондый чаралар киләчәктә даими оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X