Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тормыш ул – театр

    Бу сүзләрне инглиз драматургы Уильям Шекспир әйткән: “Бөтен тормыш театр, ә кешеләр анда – актерлар”, – дигән ул.

    Кемнең нинди рольдә уйнаячагы без туганчы ук язылып куйган икән. Болындагы чәчәкләр төрлелеге белән матур булган кебек, бу дөнья кешеләрнең төрлелеге белән кызыклы. Бар да бер төсле генә булса бик күңелле дә булмас иде бу дөнья.

    Түбәндә язылачак хикәяләр бар да тормыштан алынган.

    ...Гади авыл өе. Сау-сәламәт булып та өйләнүне сузып йөргән егет иртән уянгач янында яткан хатын-кыз күрә. Кичтән артыграк салынганмы, булган хәлләрне һич тә искә төшерә алмый бу.  Аптырагач: “Әни, минем янда яткан кем бу?” – дип сорап куя.

    Алай азып-тузып йөргән егет түгел ул, кызлар белән дә очрашкалап тора, әмма мондый хәлгә беренче таруы.

    Ике кеше белгән сер, сер түгел инде ул. Әлеге вакыйга турындагы хәбәр дә авылда тиз тарала. Тик гайбәт сөйләргә яратучыларның авызлары тиз каплана, кияү белән кыз, барын да шаккатырып, бергә яшәп китәләр. Балалар үстерәләр, озак еллар матур гомер итәләр. Тик: “Әни, минем янда кем ул?” – дигән гыйбарә халык телендә яши, җае чыкканда әле һаман кулланалар аны.

    Күрше авылда өйләнми картаеп килгән бер егетне бер балалы хатынга өйләндерделәр. Бер төн куна болар, икенче көнне иртүк баласын күтәреп йөгерә-чаба барган хатынны күреп алалар. “Кая барасың иртүк болай ашыгып?” – дип сорыйлар. “Авылыма кайтып китәм, кыйнады...”, – ди теге мышкылдап.

    Реклама

    Гомере буе ялгыз яшәгән егет хатынны кыйнау өчен алалар, дип уйлаган, ахрысы. “Кыйный, димәк, ярата”.

    Безнең авылда бик усал бер кеше булган, дип сөйлиләр иде. Масра ягындагы кайсыдыр авылдан өйләнгән бу. Хатын ачуы чыккан саен авылына кайта да китә икән. Бер заман кайтудан туктаган бу. Җай китереп иреннән сәбәбен сораганнар моның. “Соңгысында әби белән бабай яныннан җайлап кына алып чыктым да, авылны чыккач тәртәгә бәйләп, камчылап алып кайттым”, – дигән ул.

    Камчы белән өркетеп яшәтү бик матур яшәү булмагандыр инде ул. Ә менә хәзер сөйләнәчәк  хикәят чыннан матур тормыш турында.

    ... Балык хуҗалыгы буалары төзелгәч безнең Корайван авылы утрауда кебек калды. Турыга күпер булганда ара өч чакрым гына үзе. Әйләнгеч юл унөч километрга җыела. Безнең авылның чибәр, гармунчы егете Ризван абыйга һәр кичне Сарай-Чокырчага йөргән кызы Зәмзәмия апа янына төшәргә кирәк. Йөргән  кызлары Сарай-Чокырчада булган башка егетләр дә бар барын, әмма алар тау башыннан Сарай-Чокырча ягына кул гына болгыйлар.

    Яз, бозлар китә, елга ярларыннан чыгып, су болынга җәелгән. Без тау башына боз китүен карарга җыелабыз, олысы да, кечесе дә шунда. Берара: “Әнә, Ризван суга кереп китте!” – дигән хәбәр сала берсе. “Ай, харап була бит инде!” – дип кызганучылар да бар. Ризван абый бер кулын өскә күтәреп киемнәрен тоткан, икенче кулы белән бозларны аралап йөзеп бара. Мәхәббәткә берни дә комачаулый алмый шул...

    Өйләнешеп, бик матур парлар булып гомер итте алар. Ул елларда авылның үз театры, үз артистлары, клубка сыймаслык тамашачылары бар иде. “Галиябану” спектаклендә Ризван абый Хәлилне, Зәмзәмия апа Галиябануны уйнар иде. Кышларын  ат чанасына төялеп тирә-як авылларга театр, концерт куярга йөриләр иде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: