erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тормышыбыз бизәге сез!”

Бәйрәмнән барысы бик канәгать булып җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар.Бәйрәмнән соң кунакларыбызны тәмле чәй табыны һәм “Көзге муллык”ярминкәсе каршы алды.

Сезнең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык. Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык.

Илебез буенча октябрь ае башында Халыкара өлкәннәр көне уздырыла.

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.Безнең балалар бакчасы да әлеге юнәлештә күп эшли. Бакчабызда тәрбияләнүче сабыйларны кечкенәдән олыларны хөрмәт итәргә, өлкәннәргә карата игътибарлы,шәфкатьле,ярдәмчел итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 2 октябрьдә“Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы”нда “Тормышыбыз бизәге сез!”дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.Бәйрәмдә балалар дәү әниләре һәм дәү әтиләренә багышлап матур шигырьләр,җырлар башкардылар.Алай гына түгел, өлкәннәр үзләре дә бик теләп уеннарда катнаштылар.Аеруча “Кем тизрәк курчак киендерә,”Залидә” кебек уеннар өлкәннәребез күңелләренә хуш килде.”Әбиемне яратам” җырын тыңлаганда әбиләрнең күзләре яшьләнеп алды.Бу аларның оныкларына рәхмәт әйтүләре иде.Бакчабызда татар теле тәрбиячесе Айгөл Ревалевна, өлкән тәрбиячебез Дилә Ванситовна чыгышларын тамашачыларыбыз бик җылы кабул итте.Һәркайсын җылы алкышларга күмделәр.Бәйрәм шулай сизелми үтеп тә китте.

Бәйрәмнән барысы бик канәгать булып җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар.Бәйрәмнән соң кунакларыбызны тәмле чәй табыны һәм “Көзге муллык”ярминкәсе каршы алды.

Дәү әниләребез дә үзләренең хис- кичерешләре белән уртаклашты:

Гөлсинә Абдуллина:”Бүгенге бәйрәм күңелләрдә бик җылы тәэсир калдырды.Балалар бик матур итеп җырладылар, биеделәр.Тәрбиячеләр дә бик оста.Без бик канәгать!Рәхмәт сезгә!”-дип, фикере белән уртаклашты.

Люция Вәлиева:”Бәйрәм бик оста оештырылган.Без-өлкәннәр рәхәтләнеп уеннарда катнаштык,матур теләкләр тыңладык.Барыгызга зур рәхмәт!Ярминкә дә бик бай.Мәтрүшкәләргә хәтле бар.Молодцы!”-диде .

Газизова Халидә:”Әлеге бәйрәмгә мин Мөрәле авылыннан килдем.Күбәләк балалар бакчасына минем ике оныгым бик теләп йөриләр.Шушы кичәне уздыручыларга Алланың рәхмәте яусын!Һәркайсыгызга эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калам!Яңадан шундый кичәләр көтеп калабыз!”-дип өстәде.

Гарипова Адилә: “Күзләрдән яшьләр килерлек бәйрәм оештыргансыз.Балаларга бик зур хезмәт күрсәтәсез.Ярминкә дә бик бай.Тырышкансыз!”дип мактады.Ә без үз чиратыбызда,Сезгә бәйрәмгә килүегез өчен рәхмәт әйтәсебез һәм киләчәктә шундый күңелле бәйрәмнәрдә

көтеп калабыз. Кадерле өлкәннәребез, озак һәм бәхетле яшәгез, сәламәт һәм көр күңелле булыгыз, үзегезнең якыннарыгыз уңышларына куанып яшәгез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 

Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Зөлфия Җәлил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X