erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры: М12 трассасында яшәүчеләр куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде

Мәскәү – Казан тизйөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы булды.

Бүгенге көндә эшче төркем алдына торак пунктларда яшәүчеләр белән куелган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча эш төркеме утырышында белдерде.
"Проектлаучылар, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лаеш районы җитәкчелеге эшлекле очрашулар үткәрде. Без эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл иттек. Моңа проектлаучылар җаваплы карады", - диде ТР транспорт министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, киләсе атнада проектлаучылар Тарлаш  янында техник-икътисади нигезләү һәм төгәлрәк трассаны күрсәтәчәкләр, бу хакта җирле халык та сорады. Моннан тыш, Лаеш районындагы Орел авылы янында автомобиль юлын үтү буенча техник карарлар билгеле булачак. "Җомга көнне без моны күрербез, дип уйлыйм",  диде Хәнифов. 

Мәскәү-Казан юлы республиканың 5 районы территориясе буенча узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км - Татарстанда. Авто магистраль төзелеше 8 этапта узачак. Җиденче һәм сигезенче этаплар республикага туры килә. 

М12 тизйөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узды. Төркем составына төрле министрлыклар вәкилләре, юл төзеләчәк торак пунктларда яшәүчеләр керә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://www.tatar-inform.ru/news/transport/20-11-2020/glava-mindortransa-rt-resheny-vse-voprosy-postavlennye-zhitelyami-po-trasse-m12-5787048

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X