erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тренерлар юлын тапкан

Спорт мәктәбенә бару түгел, өйдән дә чыгарга ярамый.

Шәһәрдә күп балаларның ярты көннәре мәктәптә, икенче яртысы спорт комплексында үтә иде. Тик үз-үзеңне изоляцияләү вакытында спорт сөюче яшь дусларыбыз да аптырап калды. Спорт мәктәбенә бару түгел, өйдән дә чыгарга ярамый.

Әмма Арча спорт мәктәбе тренерлары бу хәлдән чыгу юлын тапканнар, оффлайн шөгыльләнүләр үткәрә башлаганнар. Бу хакта безгә Арча спорт мәктәбе җитәкчесе урынбасары Венера Таджибаева җиткерде.

– Спортның һәр төре буенча өйдә утырып шөгыльләнәләр. Ватсабта балалар, ата-аналар белән аралашу өчен төркемнәре бар. Шуның аша күнегүләр бирәләр. Ә балалар өйдәме, ишегалларындамы шуларны үтәп, тренерларына фотоотчет җибәрәләр, – дип аңлатты ул һәм тулырак мәгълүмат алу өчен тренерларның үзләре белән аралашырга тәкъдим итте.

– Алты көнлек программа буенча эшлим. Көн саен балаларга күнегүләр җибәреп барам. Күреп эшләсеннәр өчен шуларны я үзем ясап видеога төшерәм, я интернеттан алам. Аңлатам, комментарийлар язам һәм укучыларга юллыйм. Алар шуның буенча күнегүләрне эшлиләр, әти-әниләре үзләрен фото яки видеога төшереп миңа җибәрәләр, – диде баскетбол буенча тренер Илсур Фәтхетдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин дә шул юл белән эш алып барам, – диде тренер Наил Гыймадиев. – Әти-әниләрнең мәктәп дәресләре белән башлары әйләнеп беткән инде. Шуңа күрә үзебезнең биремнәр белән тагын да мәшәкатьләмәс өчен гади, тиз эшләнә торган күнегүләр бирергә тырышабыз. Аннан соң гади күнегүләрнең тагын бер уңай ягы бар, аларны тәнәфес араларында физкультминутлар урынына да кулланырга була. Безнең төп максат – сәламәт яшьләр тәрбияләү, балаларның спорт белән кызыксынуларына ирешү. Дөрес юл белән барабыз, дип уйлыйм. Чөнки әти-әниләр: “Башка эшләрне калдырсалар да, сез биргән күнегүләрне бик теләп башкаралар”, – диләр.

Наил Гыймадиев 3 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр булган балалар белән шөгыльләнә, аларны баскетбол уены серләренә төшендерә. Читтән торып баскетбол уйнарга өйрәтеп булмаса да, рухи яктан зур тәрбия чыганагы бу.

– Күнегүләр ясаган вакытларын тасвирлаган видео, фотолар җибәрүдән тыш, балалар спортчы көндәлеге дә алып баралар. Бу күнегүләр аларга нәрсә бирә? Кәефләренә йогынтысы нинди? Ничек тукланалар? Барысы да шунда языла, – диде Наил Гыймадиев.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре