Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Третьяк хатынын чәнчегән

    Ир белән хатын арасында низаг чыккан.

    Бик күп сериаллар актеры һәм аның хатыны арасында җитди бәхәс туа. Владислав Третьяк эмоцияләрен җиңә алмый һәм кулына пычак ала. Артист хатынына - кино һәм театр буенча коллегасы Яна Третьякның йөзенә чәнчи.

    Хәзер хатынның сәламәтлегенә берни дә янамый, ә менә өй тиранына бу кылыгын полициягә аңлатырга туры киләчәк. Яна тиешле органнарга гариза язган инде. Бу эш буенча тикшерү бара.

    Сүз уңаеннан, Владислав шәхси тормышы турында аз сөйли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерүләре билгеле. "Олы улыма тугыз яшь тулды! Бәхетле һәм сәламәт бул, улым, беренче балам!" - дип язган ул июнь башында Instagramда.

    Искәртеп узабыз, 42 яшьлек Третьякның кинопроектларда берничә дистә роле бар. Аларның иң популярлары - «Улицы разбитых фонарей», «Пятницкий» сериаллары.

    Фото: kp.ru

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Vladislav-Tretyak-hatinina-pichak-kadagan-346897/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: