erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үтәргә туры килә

Суд карарының үтәлешен район прокуратурасы контрольдә тота.

Арча районы прокуратурасы кешеләр күп була торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылу фактларын ачыклады.

Арча районы прокуратурасы районның авыл  клубларында һәм мәдәният йортларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Урта Аты, Иске Кырлай, Ташкичү авыл җирлекләренең мәдәният учреждениеләрендә автомат янгын сигналлары юк.

Район прокуратурасы әлеге авыл җирлекләре җитәкчеләре адресына ачыкланган тәртип бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте. Әмма күзәтчелек органының законлы таләпләре  үтәлмәде.

Район прокуратурасы Арча район судына әлеге авыл җирлекләре башкарма комитетларына тәртип бозуларны бетерүне йөкләү һәм биналарны янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә торган норматив хәленә китерү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суд прокуратура таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Суд карарының үтәлешен район прокуратурасы контрольдә тота.

Эльвира Мозафарова,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X