Озакламый белербез.
Яңа Кырлай китапханәсендә "Тукай бүләгенә кем лаек?" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда "Каурый каләм" иҗат берләшмәсн әгъзалары катнашты. Китапханә хезмәткәрләре Тукай бүләгенә кандидатлар белән таныштырдылар. Фикер алышулар булды. 19 кандидат та үз өлкәсендә бу югары бүләккә лаек. Тик ул кайсына эләгер? Анысын озакламый белербез.
Нет комментариев