erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2021 елның 6 октябрендә оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырыла.

Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс җибәрү планлаштырылган.

         Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев