erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

У-у, болгарлар белән каты уйнадык...Барыбер җиңдек

Иң кыены Болгар командасы белән уйнау булгандыр.

Бу күңелле хәбәрне безгә иң беренчеләрдән булып район яшьләр бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйретдинов җиткерде. “Әле менә яңа гына Болгардан җиңү белән кайттык, – диде ул. – Республика күләмендәге баскетболчы хатын-кызлар ярышы булды. Арчаның Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге җыелма хатын-кызлар баскетбол командасы җиңде!”

Арча педагогика көллиятендә эшләүче физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов: “Баскетбол башкаласы дип йөртелгән Алексеевск командасын да җиңдек!” – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кемнәр алар безнең көчле баскетболчыларыбыз? Команда капитаны – Эльвира Широбокова, Арчаның педагогика көллиятендә укый. Гөлшат Әхмәдуллина, Инзилә Рәхимова, Алинә Мортазина, Алия Ганиева, Эльвира Хәбибрахманова, Камилия Нигъмәтҗанова, Нәргизә Хәкимова, Рәшидә Ногыманова, Динә Заһидуллина – уенчыларның күбесе Арча педагогика көллияте студентлары. Тренер Зиннур Сәгыйтов: “Атнага дүрт көн шөгыльләнәбез, – ди. – Аларның һәркайсы бер-берсен кабатламас оста уенчы”.

Ә җиңү өчен көрәш җиңел булмый. Республика ярышына гадәттә көчле командалар җыела. Арчадан Динә Заһидуллина: “Без ярышка барганда ук җиңәбез, дип бардык, – дип сөйли. – Арчаның 1нче мәктәбен тәмамладым. Үземне спортның төрле өлкәсендә сынап карадым. Хәтта бокста да. Арчаның педагогика көллиятендә укыганда баскетболны яраттым. Тренерыбыз Зиннур Вәзыйхович әйбәт кеше, таләпчән, хәлне аңлый торган тренер. Команда булып тупланып, бер-беребезне аңлап, җиңәбез дип уйнау ул тренердан да тора. Бүген Арчаның 7нче мәктәбендә башлангычларны укытам. Көллият спорт залына баскетболга йөрим”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урта Пошалым мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Әхмәдуллина шулай ук җыелма командада уйный. “Мәктәптә физкультурадан да укытам, – дип сөйли. – Чыгышым белән Кукмарадан. Баскетболны Арча педагогика көллиятендә укыганда тагы да ярата төштем. Аннан соң югары белем алдым. Арчаның җыелма командасына чакырып алдылар. Ярышка барыр алдыннан каты шөгыльләндек. Ярыш вакытында да бик тырышып уйнадык. Иң кыены Болгар командасы белән уйнау булгандыр. Ярыш бит Болгарда булды. Хуҗаларның бирешәсе килмәде. Әмма без җиңдек!”

Команда капитаны Эльвира Широбокова яшь кенә булса да, тәҗрибәле уенчы. “Баскетбол белән шөгыльләнә башлаганга 10 ел, – ди. – Арча педагогика көллиятенең 4нче курсында укыйм. Беренче тренерым – Җәүдәт Абдуллович. Ни өчен баскетболны сайладым? Әни минем спортчы булуымны теләде. Спорт төрләреннән баскетболны яраттым. Ә безнең җыелма команда көчле. У-у, болгарлар белән бик каты уйнадык. Бер очкога гына өстен чыктык. 35:34 очко белән җиңдек”.

Иң күңелле мизгелләр ахырдан кубок, дипломнар алганда, бергәләп фотоларга төшкәндә була. Бер-берсен котлап, матур теләкләр әйтеп, тагын күрешергә насыйп булсын дип кул бирешүләр үзе бер җылы ыгы-зыгыдыр. Шулай итеп Арча командасы районга кубок, дипломнар белән кайттылар. Котлыйбыз! Сөенечләрен уртаклашабыз. Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X