erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уфада COVID-госпиталь табибы үлгән пациент турында сөйләде

Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы базасында COVID-госпиталь эшли. Анда 22 апрельдә бер пациент үлгән. Бу хакта клиника табибы Евгений Сырчин үзенең онлайн-көндәлегендә язган.

“Кызганычка, бер пациент үлде... Коронавтларның күңеле төште... Үлем – ул үлем, аңа беркем дә һәм беркайчан да күнегә алмый. Хәтта аны калганнарга караганда күбрәк күрүчеләр дә. Пациентның гомерен саклап калу өчен, әлбәттә, кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Әмма аның булган авыр чире һәм өлкән яше җиңүгә мөмкинлек калдырмады”, – диде табиб.

 

Евгений Сырчин дәваханә буенча күрсәткечләрне дә хәбәр итте: әлеге вакытта 10 пациент реанимациядә дәвалана, аларның 6сы үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Яхшы хәбәр дә бар. Берьюлы 3 пациентны реанимациядән күчерергә җыенабыз. Бу безнең өчен куаныч, – ди табиб. – Эш җаена кереп киттек. Коронавтлар, әлбәттә, арый. Хәзер инде авыр маскалардан муеннар авыртмый дияргә була. Бераз йокларга һәм көч тупларга да вакыт кала башлады. Бәлки, хезмәткәрләрнең организмнары күнеккәндер. Ничек кенә булмасын, аларга уңышлар һәм сәламәтлек телим”.

 

Әйтергә кирәк, COVID-госпиталь пациенты үлеменең төгәл сәбәбе барлык тикшерүләрдән соң билгеле булачак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Ufada-COVID-gospital-tabibi-lg-n-patsient-turinda-s-yl-de-234894/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X