Арча районында “Ура, авылга!” республика проекты эшләп килә. Җәйге каникулларга әби-бабайлары янына авылга кайткан балалар өчен сменаның өченче көне чын мәгънәсендә вакыйгаларга бай булды.
Быел 22 июньдә Яңа Кырлай һәм Шушмабаш авылларында старт алган, ә 6 июльдә Үрнәк бистәсендә балаларны кабул итәчәк “Ура, авылга!” проекты үзенең кызыклы программасы белән сөендерүен дәвам итә. Сменаның өченче көне яшь катнашучыларга яңа белемнәр, онытылмас тәэсирләр һәм, әлбәттә, тәмле сый-нигъмәтләр бүләк итте.
Шушмабаш авылында иртә танып-белү экскурсиясе белән башланды. Балалар җирле музейга барып, туган як тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Проект кураторы, “Алдынгылар хәрәкәте”нең нең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина билгеләп үткәнчә, истәлекле урыннар һәм музейлар белән танышу лагерьның төп бурычларының берсе булып тора.
Ә Яңа Кырлайда бу көнне музыка мохите хөкем сөрде. Биредә вокал һәм милли музыка уен коралларында уйнау буенча осталык классы үткәрелде. Балалар тәҗрибәле остазларны тыңлап кына калмадылар, үзләре дә чын оркестр төзеп карадылар. Шаулап-гөрләп узган репетицияләрне “Мин белә” квизы алыштырды. Ул катнашучыларга татар теле буенча белемнәрен уен форматында тикшерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирде.
Көннең иң көтеп алынган һәм иң тәмле вакыйгасы “Әбием коймаклары” осталык классы булды. Өлкәннәр җитәкчелегендә балалар әбиләр рецепты буенча традицион коймаклар пешерергә өйрәнделәр. Иәмле коймаклар белән сыйлану ачык һавада пикник белән дәвам итте, ә кояшлы һава торышы бәйрәм рухын тагын да күтәрде.
Өченче ел рәттән гамәлгә ашырылучы проект авылдагы каникулларның файдалы гына түгел, ә онытылмаслык та була алуын раслый. Алда балаларны Үрнәктә урман хуҗалыгы белән танышу көтә, ә һәр смена әти-әниләр өчен зур концерт һәм йолдызлар катнашындагы дискотека белән тәмамланачак.
Фотолар «Алдынгылар хәрәкәте»нең ВК төркеменнән алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев