erid:2VtzquqpS7d
“Ура, авылга!“ проекты шәһәрдән кунакка кайткан балаларны җыя
Арча яңалыклары

“Ура, авылга!“ проекты шәһәрдән кунакка кайткан балаларны җыя

Арча районында өченче ел рәттән “Ура, авылга!“ проекты эшли. Быел ул 22 июньдә Яңа Кырлай һәм Шушмабаш авылларында старт алды. Ә 6 июльдә проект Үрнәк бистәсенә кунакка кайткан балаларны җыячак. Проект кысаларында 5 көн дәвамында балалар борынгы гореф-гадәтләр, авыл белән таныша ала.

Проект төрле шәһәрләрдән җәйге каникулларга әби-бабайлары, туганнары янына авылга кайткан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла. Аның төп максаты – яшь буынны туган авыл тарихы, милли гореф-гадәтләр һәм халкыбызның мәдәни мирасы белән таныштыру.

“Лагерьның беренче көннәрендә балалар бер-берсе һәм әйдаманнар белән таныша, төрле күңел ачу чараларында катнаша. Программа бик бай һәм эчтәлекле. Балалар өчен авылның истәлекле урыннары, музейлар буенча экскурсияләр үткәрелә, милли уеннар оештырыла, – ди проектның кураторы, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина. –  Шулай ук алар бию, көрәш, вокал, кул эшләре һәм башка иҗади юнәлешләр буенча осталык классларында катнашалар. Үрнәк бистәсендә балалар урман хуҗалыгы белән таныша алачак”.

Кичләрен лагерьда анимацион фильмнар күрсәтелә, татар сүзләрен өйрәнүгә багышланган интеллектуаль уеннар үткәрелә. Проектның соңгы көнендә балалар сабантуй гореф-гадәтләре белән таныша, бәйрәмгә бүләкләр җыя.

Шулай ук һәр катнашучы көн саен истәлекле бүләкләр ала. Алар арасында проект символикасы төшерелгән футболкалар, су шешәләре һәм башка сувенирлар бар.

Һәр авылда проект әти-әниләр өчен концерт һәм эстрада йолдызлары катнашында дискотека белән тәмамлана.

 Өченче ел рәттән оештырылучы “Ура, авылга!” проекты шәһәрдән авылга кунакка каткан балаларның җәйге ялларын файдалы, кызыклы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

 

 

Яңа Кырлайга әби-бабайларына кунакка кайткан балалар бик теләп “Ура, авылга!” проектында катнаша. Проект кысаларында алар авыл белән таныша, музейларга экскурсияләргә йөри, төрле уеннарда катнаша. / Фото шәхси архивтан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев