Ә аларны кызганучылар бар.
Арчада яшәүче эшмәкәр, волонтер Руслан Әһлиевның миһербанлыгы кешеләргә генә түгел, эт, мәчеләргә дә җитә. Кибеттән сөт, махсус ризыклар алып, урамдагы эт, мәчеләрне ашата ул. Көннәр бигрәк салкын тора. Хуҗасыз эт, мәчеләр кызганыч.
-- Кибеттән алган сөтне җылытып, термоска тутырам, юлымда очраган эт, мәчеләргә сөтне савытларга салып бирәм. Башка төр ризыкларны да. Алар хәзер мине беләләр. Декабьрдән юлымда очраган эт, мәчеләрне ашатам. Алар бигрәк тә контейнерлар, кибетләр янында булалар.
Нет комментариев