erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урамга сәбәпсез чыгып йөрмә

2020 елның 30 мартында ТР Министрлар Кабинетының 234нче карары чыкты. Анда 19 мартта гамәлгә кергән “ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы 208нче карарына төзәтмәләр кертелгән

Халыкта сораулар күп. Интернет челтәрен ачып, бу карарны игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез. Сүзебезне яңа туган балаларны теркәү, өйләнешүчеләрдән башлыйбыз. ЗАГС эшлиме? Без ЗАГСның район бүлеге мөдире Фәридә Бәхтиярова белән сөйләштек.

– Эшлибез, – диде ул. – Әмма клиентларны эчтә бүлмәдә кабул итмибез. Маскалардан, перчаткалардан документларны ишек төбенә чыгып алабыз һәм әзерләрне чыгарып бирәбез. Яңа туган балаларны, үлү очракларын теркибез һәм тормыш хәле буенча (кәләш авырлы булырга мөмкин һ.б.) өйләнешү очракларын да рәсмиләштерәбез. Яшь парлар язылышу көннәрен күчерделәр.

Кешене гадәттә социаль түләүләр, пенсия кызыксындыра. Район социаль яклау идарәсе каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева:

– Социаль яклау идарәсенә килергә кирәкми, – дип аңлатты. – Клиентларны вакытлыча кабул итмибез. Сораулар булса, телефоннар, электрон челтәр эшләп тора. Телефоннар 3-13-30, 3-13-34. Хезмәтләрнең сроклары озайтыла.

Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова:

– Клиентларны алдан язылып, берәм-берәм кабул итәбез. Бинада чират булырга тиеш түгел. Язылу өчен телефон: 3-06-78. Электрон челтәрләр аша безнең белән эш итәргә кирәк. Сораулар булса, 3-00-79 телефонына шалтыратырга. Пенсияне 12сендә банк аша алучыларга акча алдан күчте.

Ә нәрсә ярый, нәрсә ярамый? Без бу хакта Арча, Биектау районнарында федераль сәламәтлек саклау бюджет учреждениесе “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина белән сөйләштек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, җитди сәбәп булмаганда, өйдән чыгып йөрү тыела, – дип сөйләде ул. – Бу җитәкчеләргә,  җитди хезмәт башкаручыларга кагылмый. Шулай ук башкаларга да җитди сәбәпсез (кибет, аптека һ.б.) өйдән чыгып йөрергә ярамый. Парк, стадионда йөрмәскә. Масканы урамда кию мәҗбүри түгел. Бина эченә, аптека, поликлиника, хастаханә, кибеткә кергәндә масканы кияргә.

Район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин:

– Карарда күрсәтелгән чикләүләр һәм тыюлар Татарстан прокуратурасы белән килешенде. Халыкның санитар-эпидемиология иминлеген саклау өлкәсендә законны бозган гаеплеләр РФның Административ кагыйдәләр Кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр. Балигъ яшенә җитмәгән балалар әти-әниләреннән башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрсәләр, шулай ук аларның әти-әниләре административ җавалылыкка тартылырга мөмкин. Прокуратура халыкны аңлы булырга һәм власть органнары кабул иткән чараларга тулы җаваплылык белән карарга чакыра.

Ә төп кагыйдәләрнең берсе – маска кию. Тегә белгәннәр һәм “Раифа” ширкәтенең Арча участогы тегүчеләре аны күпләп тегә.

– Өйдә эшләргә күчәбез, – дип сөйли җитәкче Ясминә Шафикова. – Күбесенең тегү машинасы бар. Булмаганнар тегү машинасын өенә алып кайта. Сорау зур, текмичә булмый.

 

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X