erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды

Ураза гаетендә балаларның да, яшүсмерләрнең дә күп булуы сөендерде.

10 апрель көнне шәвәл аеның беренче көнендә Арча районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Төп бәйрәм чарасы Арча Үзәк мәчетендә үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Иртәдән, гаетне Коръән аһәңе белән нурландырып, Каләми Шәриф аятьләре укылды. Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклекне искәртте.  

Әйе, ачның хәлен тук белмәс, дип белми әйтмәгән өлкәннәр. Тормышыбызның никадәр җитешле, мул икәнен, күңел тынычлыгының никадәр кадерле булуын изге Рамазан аенда бигрәк тә ачык сизәсең.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итүен, әҗер-савапларын бирүен теләде. Рамазан ае рәхмәт һәм мәгърифәт ае. Бу көннәрдә мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, җанга гына түгел, илебезгә дә тынычлык теләп догалар кылынды, вәгазьләр укылды.

Ураза гаетендә балаларның да, яшүсмерләрнең дә күп булуы сөендерде. Аларга каплар белән күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Ураза бәйрәме әнә шулай тыныч, матур үтеп китте. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны  кабул кылып, киләсе Гаетләрне дә күрергә насыйп итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X