erid:2VtzquqpS7d
Уразаның башлану һәм тәмамлану көннәре хәбәр ителде
Арча яңалыклары

Уразаның башлану һәм тәмамлану көннәре хәбәр ителде

Имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы узды

- Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчеттә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы узды. Җыелышны Коръәни Кәрим укып, районыбызның чәчәк атуын теләп, җәмәгать белән бергә дога кылып башладык,  -дип хәбәр итә район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин..

Көн тәртибендә якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү, 2025 елга йомгак ясау һәм 2026 елга планнар билгеләү мәсьәләләре каралды. МХОга гуманитар ярдәм күрсәткән хәзрәтләргә рәхмәт хаты тапшырылды. Уразаның башлану һәм тәмамлану көннәре хәбәр ителде.

Рамазан уразасы 2026 елның 19 февралендә (пәнҗешәмбе) башлана. Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укылачак. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Быел ураза 29 көн тотыла һәм аның соңгы көне 19 мартта була. 20 март — Ураза бәйрәме.
Аллаһ Раббым, хәерле һәм бәракәтле еллар насыйп итсен!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев