erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урманда светофор куелган?

Уйнап үсәләр

 

Балачакта балалар, әйләнә-тирә дөньяның якты һәм яхшы якларын гына күрергә тели. Нәкъ менә уен аша алар, үзләренең якты уйларын тормышка ашырырга телиләр. Бала вакыттан алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Балаларның иң рәхәт һәм күңелле вакытлары аларның балалар бакчасында уза.  Алар дуслары белән күрешәләр, күңелле уеннар уйныйлар, төрле чараларда бик актив катнашалар.

Балалар бакчасында уздырыла торган барлык уеннар тәрбияче белән балалар арасында уңай һәм дус мөнәсәбәткә нигезләнеп төзелә һәм уйнала. Без тәрбиячеләр уеннарны җанлы һәм кызыклы итеп оештырырга тырышабыз. Уен-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куп төрле эшчәнлекләре арасында иң нәтиҗәлесе. Чөнки уеннар балалар үсешендә алып баручы ролен үти. Уенда аларның игътибарлыклары, күзаллау дәрәҗәсе үсә, тормыш тәҗрибәләре арта.

Төрле уеннар кулланып  без "Кәче балалар бакчасында" балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр уздырабыз, матур әдәбияттагы әсәрләр белән таныштырабыз, күзәтүләр үткәрәбез, ситуатив уеннар, өстәл уеннары, дидактик уеннар һәм хәрәкәтле уеннар оештырабыз. Чөнки соңгы елларда автотранспорт саны һәм юлларда машина хәрәкәте арта бара. Шуңа сәбәпле балаларга, балалар бакчасыннан үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә  басым ясыйбыз. Бала чакта алган белемнәр тиз генә онытылмый һәм истә озак саклана.

Балалар өйләреннән чыгып  әти- әниләре белән балалар бакчасына килгәндә һәм кайтканда  күп кенә юл билгеләренә һәм юл йөрү кагыйдәләренә игътибар итәләр. Алар белемлә шәхесләр булып үссеннәр өчен без тәрбиячеләр, барлык көчебезне куябыз һәм  эшебездә  төрле  алымнар кулланабыз. Балаларның җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем -күнекмәләре булдыруда музыкаль күңел ачу чаралары да зур әһәмияткә ия. Шуларның яхшы нәтиҗәсе итеп 1 ноябрь көнне балалар бакчасында  "Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!" дигән матур чараны уздырдык.

Чарабызның максаты: балаларның  юл йөрү кагыйдәләре,транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, кагыйдәләрне бозмаска һәм  юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга кирәклеген аңлату.

Бәйрәмебезне әкият геройлары бизәде. Алар арасында: әти аю, әни аю, бала аю,  шүрәле һәм хәйләкәр  төлке дә бар иде.  Алар яшәгән урманда "Светофор" барлыкка килгән  һәм алар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен балалар бакчасына балалар  янына килгәннәр.

Балалар табышмакларны чишеп җәмәгать транспортлары белән урман кунакларын  таныштырдылар  һәм  транспортта үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләре белән дә бүлештеләр. Алар "Юл билгесен тап", "Сорау-җавап", "Светофор" уеннарын уйнап урман җәнлекләренең белемнәрен ныгыттылар. Чарага ямь өстәде балалар башкаруындагы "Светофор утлары" һәм "Өйрәтәләр бакчаларда" дигән җырлар,  кунакларның күңелләрен күтәрде "Светофорның матур төсләре" һәм "Юл билгеләре" дигән  биюләр. 

Шөгыльләнүэбез ахырында балалар урман  кунакларына  кабат юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп уздылар. Урман хуҗасы аю һәм  барлык җәнлекләр балаларга рәхмәт әйтеп, кагыйдәләрне өйрәнербез диеп,   киттеләр. 

Матур теләкләр белән бәйрәмгә йомгак ясадым "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Казан шәһәренең территориаль идарәсенең Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе. Киләчәктә дә балалар алган белемнәрен ныгытырлар һәм тирәнәйтерләр, дигән теләктә Мөхәммәтҗанова Энҗе балаларга  бүләкләр тапшырды.

Бакчабыз мөдире Хөснетдинова Нүрисә бәйрәмебезгә яхшы бәя бирде. Балалар  урамда һәм юлларда хәвефсез йөрсеннәр иде, кагыйдәләрне гел истә тотсыннар дигән, теләкләрен җиткерде.

Без тәрбиячеләр, балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез. Уздырылган бәйрәмебез балалар күңелендә бик озак сакланыр диеп уйлыйбыз.

Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Балалар күзлегеннән караганда олыларның эшләгән эшләредә  яхшырак булып күренә. Шуңа күрә без олылар,  балалар өчен үрнәк булып торсак иде һәм  юлда  йөргәндә кагыйдәләргә буйсынсак иде.  

Тәрбияче: Җәләлетдинова Ф.Ф.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X