erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалымнан Рафаэль Хангәрәев шигырь яза

Язмыш шулай кушкан.

Туган якта очрашу

 

Авыл китапханәсендә Урта Пошалымда туып –үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче авылдашыбыз Рафаэль Галинур улы Хангәрәев белән очрашу узды. Очрашуга авылдашыбызның иҗатын яратучы дуслары, авылдашлары, туганнары, классташлары җыелды. Рафаэль Хангәрәев – ике китап авторы. 2018 елда «Иҗатым дөньясында», 2020 елда «Язуымнан туктамам...» дип исемләнгән шигырь җыентыклары басылып чыкты.

Бәхет эзләп китү түгел, язмыш шулай кушкач киттек,

Ләкин һәркөн туган якны үлеп-үлеп сагына идек...

Әти-әни, туганнарым, дусларыбыз, барчасы да -

Һәрчак истә, туган авылым, Пошалым да, Арчасы да!

 Без бу кичәдә үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән якташыбызның иҗаты турында сөйләштек, аларның туган як турында язган шигырьләре белән таныштык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичә барышында Урта Пошалым мәктәбе укытучылары һәм укучылары Рафаэль Хангәрәевның туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә ихтирам белдергән шигырьләрен укыдылар,  матур җырлар яңгырады.

Автор үзе дә яңа шигырьләрен укыды, тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

Дулкынландыргыч мизгелләр күп булды. Рафаэль Хангәрәевны укыткан укытучысы Рәшит абый Шәйдуллин еракта калган мәктәп елларына кайтып, истәлекләре белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде.

Төрле яклардан кайткан классташлары, балачагы бик авырлыкта узса да,  югалмыйча, үз максатына ирешкән Рафаэль абыйлары турында балаларга үрнәк итеп сөйләделәр. Ә кайта алмый калган классташлар үзләренең теләкләрен видео язма аша җибәрделәр.

Шигырләрдә балачак хатирәләре... Класташларның, еракта калган балачак истәлекләрен искә төшереп, күзләренә яшь бөртекләре кунды. Кунаклар очрашу беткәч тә таралышырга ашыкмадылар.  Безгә мондый очрашулар бик кирәк икән...

Очрашуыбыз матур узды. Шушы көннәрдә якташыбыз 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без якташыбызның башкарган хезмәтләренә сокланабыз, иҗат дигән олы юлдан баруын дәвам итеп, зур иҗат уңышларына ирешүен телибез.

Гөлназ Галимҗанова,

Урта Пошалым авыл китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Рафаэльне кыю рәвештә "замана Тукае" дип әйтергә буладыр ул!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X