Бу сорау күпләрне борчый. Чөнки кар юк, хәйран гына салкыннар да булып алды.
– Без кайбер хуҗалыкларда көзге культураларның торышын тикшердек, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Әлегә бар да әйбәт, уҗымнардагы шикәр нормаларга туры килә. Кар яумаса да, үсемлекләрне бәс каплаган, ул да төнге салкыннардан саклый. Туфракта туң катламы бар, кар да озак көттермәс.
Нет комментариев