Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Уҗымнар үсәме әле?

    Россельхозцентр Арча. районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

     Бүгенге көндә әле көзге уҗым культураларының вегетация чоры дәвам итә. Район хуҗалыкларында сентябрь аенда тишелгән уҗымнарның  торышы кәнәгатьләнерлек тугел иде, бугенге көндә басулар тигезләнеп яшелләнде, алар кыш чыгарга көч туплады. РСЦ Арча районы бүлеге белгечләре районның төрле почмакларыннан Северный, Казанка, Тукай, Корсинский МТС хуҗалыкларыннан уҗым пробалары алып, аларда кышкы чорга күпме шикәр туплаганнары тикшерелде. Бу саннар 25 % - 33 % кадәр тәшкил итә.Җибәргән пробалар арасыннан ООО СХП Северный хуҗалыгының борчактан соңгы 108 га арыш басуында шикәр күләме 33,4 %. Күп еллык үләннән соң чәчелгән тритикале басуында шикәр күләме 25,1 % тәшкил итә.  Шикәр күләме 20 %тан арткан булса әйбәт санала.

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: