erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уҗымнар сый ала

Җылы һава уҗымнарны кышкы йокыдан уятып җибәрде. Хәер, бик тынычлап йоклый алмады да инде алар, шуңа шикәрне дә күбрәк тоттылар, ди белгечләр

Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов белән телефон аша сөйләшкәләп алабыз.

Ул хәзер лаеклы ялда: “Тәҗрибәләрне үзебезнең  бакчада гына ясыйм, эш рәхәт”, – ди. Аның белән беркайчан да күңелсез түгел, сүзгә кесәгә керми. Бу юлы язның иртә килүе турында сөйләштек.

– Мин белгәндә беренче майга чәчү беткән бер ел булды, – ди ул. – Мин 1975 елда югары уку йортын тәмамлап агроном булып эшли башладым. 2 майда бәрәңге утыртырга керештек, 9 майга тәмамладык.

Мин дә яхшы хәтерлим ул елны. Апрель аенда 30 градус эсселәр торды, Иске Ашыт басуында чәчүчеләр янында кос-тюмны салып йөрергә туры килгән иде.

Әле шуны карап утырдым: 1975 елда район буенча бер гектардан иген уңышы нибары 8,25, бәрәңгенеке 60 центнер чамасы булган. Быелгысы аңа охшап килә күрмәсен инде, һәр нәрсәнең үз вакыты, дигәндәй...

Җылы һава уҗымнарны кышкы йокыдан уятып җибәрде. Хәер, бик тынычлап йоклый алмады да инде алар, шуңа шикәрне дә күбрәк тоттылар, ди белгечләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 15 мең гектардагы уҗымнар әйбәт хәлдә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Яхшы элгәрләргә чәчелгән мәйданнарда бигрәк тә. Хәзер тукландыру аларга яңа көч бирәчәк.

Сигез хуҗалыкта “Туман”, “Роса” агрегатлары бар. “Кишет” ширкәтендә 973 гектарда күпьеллык үләннәр сый алды. “Кырлай”, “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Игенче” хуҗалыкларында 500 гектардан артык уҗымнар тукландырылды. “Северный”, “Заря” хуҗалыкларында да тук-ландыруга керештеләр.

“Заря” хуҗалыгына барган саен күңел сөенеп кайта. Рәдиф Мөбарәкҗан улы бу җирлеккә бәхет алып килде дисәк тә артык булмас. Күпме яңа техника кайтты, фермалар, башка биналар төзекләндерелде. Быел ике ашлык склады, ашлык чистарту җайланмасы төзергә уйлыйлар. Читкә киткән ир-егетләр кире кайта. Тракторларга техник карауны да оешкан төстә үткәрделәр.

2019 елда районда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тук-ландыруга 16 апрельдә керешкәннәр иде. Быел 21 мартта башладылар, хәерлегә булсын.

 

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X