erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Уйный-уйный өйрәнәбез”

Заманча технологияләр балаларның кызыксынуын, танып-белү сәләтләрен үстерә, алган хис-кичерешләр сабыйлар күңелендә озак вакытка саклана.

Арчаның 10 нчы балалар бакчасында  “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рус  теле  сөйләмен һәм социомәдәни  компетенцияләрен үстерүдә цифрлы укыту объектлары” темасына семинар-тренинг булып узды. Тәҗрибә уртаклашырга Казан Федераль университетыннан филология фәннәре кандидатлары, тел һәм әдәбият кафедралары доцентлары Гөлнара Садыйкова, Алсу Вафина, Лилия Халитова һәм Арча районы тәрбиячеләре килде. Өлкән тәрбияче Фәния Гыйззәтуллина кунакларны  “Уйный-уйный өйрәнәбез” дип исемләнгән күргәзмә һәм бакча эшчәнлеге белән таныштырды. Бәйрәм  халыклар дуслыгын чагылдырган чара белән башланды.  10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Эльмира Фатыйхова, Ләйсән Шәмсетдинова “ Төсләрнең тылсымлы дөньясы”, Рамия Нәбиева, Гүзәл Минимуллина “ Матур сөйләм иленә сәяхәт” , Гөлнара Борханова  “ Театр дөньясында” темаларына балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.  Очрашу түгәрәк өстәл артында  фикерләшү белән төгәлләнде. Кунаклар бакча эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Тәҗрибә уртаклашу шуны раслады: заманча технологияләр балаларның кызыксынуын, танып-белү сәләтләрен үстерә, алган хис-кичерешләр сабыйлар күңелендә озак вакытка саклана.

Рәмзия Гарифуллина,

татар теле тәрбиячесе

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X