erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышлар тырышканнан килә

“Росинкас” берләшмәсе филиалы “Казан” бүлекчәсенең Арча инкассация коллективы республикада алдынгы урыннарны тота.

2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка лаек булганнар иде. 2022 елның беренче кварталында да алдынгылыкны  бирмәделәр, кубок яңадан үзләрендә калды.

Район башлыгы Илшат Нуриев коллективны котлап, яңа уңышлар теләде.

– Филиал җитәкчесе Вәсим Хузаяновичка, кураторыбыз Зөлфия Сабирҗановага даими ярдәмнәре өчен  рәхмәт! – ди Арча участогы җитәкчесе Илнур Хөснетдинов. – Матди-техник базабыз ныгып тора, әле күптән түгел генә яңа машиналар алдык. Россиядә инкассация машиналарын броня белән каплау бер генә урында – Казанда гына башкарыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тырыш, бердәм коллектив Арча, Биектау, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарына, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә хезмәт күрсәтә.

Коллективны без дә  зур уңышлары белән котлыйбыз, гаять җаваплы хезмәтләрендә иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X