erid:2VtzquqpS7d
Узган ел белән чагыштырганда быел Татарстанда беренче сыйныф укучылары күбрәк
Арча яңалыклары

Узган ел белән чагыштырганда быел Татарстанда беренче сыйныф укучылары күбрәк

Беренче сыйныфка быел 5меңә күбрәк укучы килә.

Яңа уку елында Татарстанда беренче тапкыр парта артына утыручылар саны - 56 679. Узган ел белән чагыштырганда 5358 укучыга күбрәк. Бүген республикада яңа 8 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы ачылды, дип үзенең котлавында ТР Мәгариф министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов хәбәр итте.

Республиканың "Демография", "Мәгариф" һәм "Фән" илкүләм проектлары һәм "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы" кебек федераль программалар тормышка ашырылуында катнашачагын да әйтте ул.

Яңа уку елында республика мәктәпләренә меңгә якын яшь белгеч киләчәк. Барлыгы 1404 мәктәп укучыларга белем бирә.

 

 Татар-информ: https://www.tatar-inform.ru/news/science/01-09-2020/v-shkoly-tatarstana-pridut-na-5-tys-pervoklassnikov-bolshe-chem-v-proshlom-godu-5767691


Арча хәбәрләре

Нет комментариев