Реклама
Татарстанда коронавирусның 76 яңа очрагы ачыкланган
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 76 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 9 мең 924 очрак булды», — дип хәбәр итте ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада тәүлек эчендә 34 кешенең коронавирустан терелеп беткән.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-11-2020/tatarstanda-koronavirusny-76-ya-a-ochragy-achyklangan-5788014
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз