erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды”

Кайтаваз

“Арча хәбәрләре” газетасының 6 май санында Курса-Почмактан укучыбыз Лимара Мөхәммәдиеваның “Ирем Хариска мәдхия” дигән мәкаләсе бусылып чыккан иде. 28 яшендә районыбызның “Фрунзе” колхозы рәисе итеп билгеләнгән Харис Мөхәммәдиевның хезмәт биографиясен бик матур итеп тасвирлаган ул. Әлеге мәкаләне укыганнан соң 1984 – 1996 елларда Арча районы “Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән райондашыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Васил Мифтахов та Харис әфәнде турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

“Мин 1980 елда Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң “Фрунзе” колхозында икътисадчы булып эшләдем.  Ул вакытта колхозда җитәкче булып Харис Фәтхерахманович эшли иде. Ул әле бик яшь, аңа ул вакытта 31 яшь иде.  Шуңа да карамастан, бик тәҗрибәле, бик акыллы, бик итагәтьле кеше иде ул. Хезмәт юлын башлап җибәргән вакытта миңа аның ярдәме бик зур булды. Ул минем бик күп ялгышларны төзәтте, кеше белән сөйләшергә, иң мөһиме – эшләргә өйрәтте. Дөрес, мин ул колхозда озак эшләмәдем, көз көне армиягә киттем. Шул кыска вакыт аралыгында Харис абый биргән тәрбия минем өчен бик зур мәктәп булды. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

90нчы еллар башында (ул вакытта мин үзем дә рәис идем инде), районда колхозларны бүлү башланды. Шуның нәтиҗәсендә тәҗрибәле, 40 яшендәге Харис абый ничектер кырыйда калды, эштән китәргә мәҗбүр булды. Без аның белән, соңгы көненә кадәр үк булмаса да, аралашып яшәдек. Ул минем күңелгә бик тәҗрибәле кеше, иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды. Мин аңа бик рәхмәтле”, – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X