erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ватан дәшә икән – барырга!

Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре белән контракт төзүчеләргә түләүне 500 мең сумга арттырдылар.

Бер тапкыр бирелә торган түләү миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин.

         Бу акчаны алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контрактка кул куярга кирәк. Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны тәкъдим итүчеләрне бүләкли башлаячаклар. ДОСААФ яңа программа булдырган. Аның нигезендә әйбәт кандидатлар табучыларга 100000 сум акча бирү күздә тотыла.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов Арчага Коръән ашына килде. Аны әфган сугышы ветераны Илнур Яруллин  оештырды. Инсафның хатыны Раилә, кызы Камилә дә килде. “Кызыбыз Камилә әтисе Инсафны махсус хәрби операциягә озаткан вакытта туды, – дип сөйләде Раилә. – Алла бирсә, тиздән 2 яшь туласы”. Камилә үзе бер табын күрке булды. Йөзгә нәкъ әтисе кебек. Матур, шук. Әти-әниле, бәхетле бала булып үсәргә язсын.

Инсаф Яңа Кенәр авылыннан. Мәктәптән соң Арча станциясендәге 120нче төзүчеләр әзерләүче училищеда укый. Аннан Казанда педагогия көллиятендә белем ала. Армиядә Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Машина йөртә. “2022 елның 26 сентябреннән хәрби хезмәттә мин, – дип сөйли Инсаф. – Ватан дәшә икән – барырга! Хәрби зонада арбалы “УАЗ” йөртәм, шофер. Хәрби хезмәттә тәҗрибә көннән-көн өстәлә бара”. “Хезмәт иткәндә иң мөһиме нәрсә?”.  “Аек акыл!”.

Контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзер яңадан контракт төзеп, хәрби зонага китәргә әзерләнүче ветераннар Альфред Вәлиев, Ленар Сафин, Олег Андропов та бар иде. Алар Илнур Яруллинга гуманитар ярдәм оештырганы өчен батальон командирыннан Рәхмәт хаты тапшырдылар. Районның ветеран офицерлары, әйберләтә һәм Корбан гаете бәйрәме уңаеннан солдатларга итләтә булышкан иганәчеләр мәҗлес күрке булдылар. Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Яңа Кишет авылыннан Радик хәзрәт Кәримов укыды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илнур Яруллин Коръән ашына килгән кадерле кунакларга хәрби зонадан алып кайткан “Солдаттан Рәхмәт хаты“ тапшырды. Рәхмәт хатында: “Ярдәмегез һәм безне аңлавыгыз өчен бик зур рәхмәт!”, – дигән кулдан язылган юллар бар.

Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова түрдә утырдылар. “Безнең дүрт бала, – дип сөйләде Нәзирә Хәйруллина. – Өч малай, бер кыз. Фирдүс улым хәрби операциядә. 34 яшьтә. Мәмсәдә бергә яшибез. Киленем Альбина. Ике балалары бар. Фирдүс улым Үрнәктә училище бетереп, төзелештә эшләде. Армиядән соң өч ел контракт белән хезмәт итте. Хәрби операциядә элемтәче, сержант, взвод командиры. Өч медале бар. Берсе – “За боевое отличие”, икесе 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге “За боевую доблесть” медальләре. Ялга кайткан саен өйдә Коръән ашы үткәрәбез. Ирем 13 ел элек бакыйлыкка күчте. Үзем сыер саудым. Хәзер пенсиядә. Бар тормышыма шөкер. Балаларыбыз исән-сау булсыннар!”.

Яңа Кенәрдән Нурия Галимова: “Улыбыз Максим Максимов хәрби операция зонасында, – дип сөйләде. – 27 яшьтә. Үрнәктә һөнәр алды. Максим улыма исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын!”.

Яңа Кенәрдән Вәгыйзә Әгъләмова, Гөлнур Гайнуллина, Фәния Шәрәфиева һ.б. аш-су әзерләп кунакларны сыйладылар. Истәлеккә фотоларга төшеп, матур чыгышлар сөйләп-тыңлап, бик истәлекле мәҗлес булды ул. Мондый очрашу – Коръән ашларын Илнур Яруллин еш үткәрә (гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына барып кайткан саен диярлек), Алланың рәхмәте яусын аңа, дип теләделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев