Техника куелган таләпләргә туры килә
22 апрельдә Арча районының “Ватан” ширкәтендә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга барлыгы 54 берәмлек техника тәкъдим ителде.
“Ватан” ширкәте механизаторлары ел саен техник карауга сыйфатлы әзерләнәләр, техника куелган таләпләргә туры килә һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. Механизаторлар белән язгы кыр эшләре вакытында куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Татарстан Республикасы буенча 2025 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары мисал итеп китерелде”, – дип хәбәр итте Арча районы буенча ТР дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Нет комментариев