erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Волейболның җиңүчеләре билгеле

"КСМ" ширкәте призларына уздырылган волейбол ярышларына нәтиҗә ясалды

Бүген, 19 февраль көнне Арча беренчелегенә волейбол турниры узды. Барысы 6 команда катнашты. 

Әлеге традицион ярышлар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан инде 10 ел оештырылып килә. Турнирның иганәчесе - Арчаның "КСМ" ширкәте. Ширкәтнең җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев сүзләренчә, ярышларның максаты - әлеге спорт төрен үстерү. 

Бүгенге ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде һәм командаларга уңышлар теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән сурәләрен башкарды, ихлас теләкләрен җиткерде.

Районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов турнирны алып барды. 

Биш сәгатьтән артык барган ярышлар Шәмәрдән командасының җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында - Кукмара, ә өченче урында - Арчаның яшьләр командасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X