erid:2VtzquqpS7d
Хезмәттәшебез студентлар белән аралашты
Арча яңалыклары

Хезмәттәшебез студентлар белән аралашты

Туган тел көне уңаеннан

Арча үзәк китапханәсендә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган тел мәңге яшәр!” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.  Анда озак еллар Арча радиосында туган телебездә күп төрле тапшырулар алып баручы Гөлнара Ситдыйкова,  Арча педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, әдәбият, сәнгать яратучы китап укучылар катнашты.

Гөлнара Ситдыйкова Арча радиосындагы эшчәнлеге, радио тапшырулар, эфирга чыгу ешлыгы, сәхифәләр турында сөйләде. Ул бу һөнәрне сайларга теләге булган яшьләргә киңәшләр бирде, сөйләм телләренең байлыгы, камиллеге өстендә даими үсештә булырга кирәклеген әйтте.

Чарада туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. ”Каурый каләм”леләр үз иҗат җимешләрен укыды.  Килгән студентлар, алдан таратылган төрле темадагы текстларны тамашачы каршында укып, үзләренең дикторлык сәләтләрен сынап карады, Гөлнара Ситдыйкова аларга бәя бирде. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Чыганак һәм фото: Арча үзәк китапханәсе


Арча хәбәрләре

Нет комментариев