erid:2VtzquqpS7d
Яңа чүп контейнерларын ничек бушаталар
Арча яңалыклары

Яңа чүп контейнерларын ничек бушаталар

Бүген иртән чүп түгәргә чыктым. Яңа чүп контейнерлары тулып, ташып утырадыр дип уйладым.

Бүген яңа чүп кәнтейнерларына чүп ташларга чыксам, бушатып киткәннәр иде инде. Менә бит, тәртипкә өйрәнәбез дип, күңелләр булып китте.

Эшкә барганда контейнерларны бушатканны махсус туктап карап тордым. Барысын да машина эшли. Шоферга, ярдәмчесенә күтәрәсе төшерәсе юк. "Халык тәртиплеме?" -- дип сорыйм шофердан. "Төрлесе бар, -- дип җавап бирде ул. -- Контейнер янына чүпне ташлап китүчеләр дә бар".

Булганның берүк кадерен белә күрик.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Сездэ бэлки шулайдыр, лэкин 40 лет победы 1 а янында бер контейнер, ташып утыра ничэ чыксанда. Ничэ йортка берэу!!!!!