erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыя

Татарстанда Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул турыда сөйләде.

«Яңа ел корпоративларын җәмәгатьчелек туклану урыннарында гына үткәрү рөхсәт ителә. Эш урынында бәйрәм итү тыела. Җәмәгать туклану урыннары Яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк», — дип сөйләде Патяшина.

Шул ук вакытта бәйрәм иткәндә саклык чаралары үтәлергә тиеш. Залның тулыланышы 70 проценттан артмаска, бер кешегә дүрт кв.метр, мәйдан булырга, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Патяшина сүзләренчә, әгәр банкет бер оешма өчен генә ясалса, анда башка кешеләрнең катнашуы тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә корпоративларга барудан тыелырга киңәш ителә.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-12-2020/rospotrebnadzor-ya-a-el-korporativlaryn-esh-urynynda-tk-r-ne-tyya-5794521

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X