erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел төнендә боз шәһәрчекләрендә йөрергә рөхсәт иттеләр
Арча яңалыклары

Яңа ел төнендә боз шәһәрчекләрендә йөрергә рөхсәт иттеләр

Урамда коронавирус йоктыру ихтималы аз, шуңа күрә саф һавада күбрәк булырга кирәк, ди белгечләр.

Яңа ел төнендә чыршылар куелган урам мәйданчыкларына бару өчен бернинди чикләүләр дә юк, чөнки саф һавада вирус йоктыру ихтималы аз. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте

«Урамда вирус йокмый диярлек, чөнки бу ачык җир. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ачык урыннарда, чыршы яннарында һәм боз шәһәрчекләрендә йөрү буенча бернинди дә чикләүләр юк», — диде спикер.

Авдонина белдергәнчә, хәзер саф һавада вакыт уздыру һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү буенча да киңәшләр бар.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең яңа ел корпоративлары уздырмаска киңәш итүе турында язган иде.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-11-2020/tatarstanda-ya-a-el-t-nend-boz-sh-rchekl-rend-y-rerg-r-hs-t-ittel-r-5788079


Арча хәбәрләре

Нет комментариев