Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа ел ялларында районкүләм чараларга рәхим итегез

    Арчада Яңа ел!

    Үзәк стадионда:

    3-8 гыйнвар, 19.00 сәг. кичке концерт (кече сәхнә);

     20.30 сәг. дискотека (кече сәхнә).  

    5 гыйнвар, 10.00 сәг. Карлы волейбол.

    5-7 гыйнвар, 15.30 сәг. балалар өчен “Кышкы уеннар” күңел ачу программасы (кече  сәхнә)    

    6 гыйнвар, 10.00 сәг. Итекле хоккей. Чаңгы ярышлары.

    7 гыйнвар, 19.00 сәг. Раштуа бәйрәме. Мәдәни-күңел ачу программасы (кече сәхнә). 

    13 гыйнвар, 19.00 сәг. Үзәк чыршы ябылу тантанасы. Бәйрәм-күңел ачу программасы (үзәк сәхнә).     

    Стадиондагы милли йортларда:

    3-6 гыйнвар, 18.30 сәг. яңа ел мастер-класслары, балалар өчен хәрәкәтчән музыкаль уеннар, квест-программа.

    Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында:

    3 гыйнвар, 9.00 сәг. Балалар китапханәсендә акция “ Яңа елның беренче биш укучысы”.

    4-5 гыйнвар, 13.30 сәг. Балалар китапханәсендә кызыклы мультфильмнар күрсәтү “Тылсымлы экран”.

    6 гыйнвар, 10.00 сәг. Балалар китапханәсендә виртуаль сәяхәтЯңа ел планета буйлап атлый”.

    10.00 сәг. Үзәк китапханәдә яңа ел фильмын карау: “Гринч похититель Рождества”.

    8 гыйнвар, 14.00 сәг. Балалар китапханәсендә балалар киносы көненә кинопарад  “Кино китаптан башлана”.

    10.30 Үзәк китапханәдә әдәби - уен программасы "Раштуага шәм кабыз..."

    “Казан арты” тарих-этнография музеенда:

    Реклама

    3-6 гыйнвар, 9.00–15.00 сәг. Яңа ел фотозонасы, экскурсияләр, Яңа ел фильмнары күрсәтү.

    Балалар сәнгать мәктәбендә:

    8 гыйнвар,  13.00 сәг. Раштуа бәйрәме уңаеннан концерт.

    Укучылар сараенда:

    4 гыйнвар, 9.30 сәг. “Әкияти Яңа ел” рәсем конкурсы.

    5 гыйнвар, 9.00 сәг. Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында гади пневмо-ракета модельләрен очырту буенча шәхси-команда ярышлары.

    6 гыйнвар,  9.00 сәг. “Иң яхшы шашкачы – 2022” исеменә Арча районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча шәхси-команда ярышларының 1нче этабы.

    7 гыйнвар, 9.00 сәг. “Иң яхшы шахматчы – 2022” исеменә Арча районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 1 нче этабы.

    9 гыйнвар, 10.00 сәг. Тележурналистларга багышлау.

    10 гыйнвар, 10.00 сәг.  Велосипедны фигуралы йөртү буенча укучылар арасында Арча муниципаль районы беренчелеге.

    Арча Арена Боз сараенда:

    30 декабрь, 18.00–9.00 сәг. Массакүләм шуу.

    2-9 гыйнвар, 14.00–15.00, 18.00–19.00 сәг. Массакүләм шуу.

    “Арча” спорт комплексында:

    4 гыйнвар, 10 сәг. Тхэквондо турниры. Күрсәтмә чыгышлар.

    5 гыйнвар, 10 сәг. 2010–2011 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча сайлап алу турниры.

    6 гыйнвар, 10 сәг. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”. Баскетбол буенча сәламәтлек көне.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: