erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа гына банкта булдым

Безнең ансат кына байыйсы килә.

Дөньялар тынычсызланып киткәч, күпләр банкка салган акчасын алырга, кибеттән ярма җыярга тотынды. Ә кайберәүләр телевизордагы яңалыкларны тыңламады, электрон челтәрләрдәге яңалыкларны, төрле коткыларны укымады. Банкка да чапмады, кибеттән азык-төлек тә җыймады. Үз көенчә яши бирде. Банкларда акча салсаң, процентын 20гә күтәреп куйдылар. "Мин дә банкка салган акчаны 20 процентлыга күчерим әле дип", -- Арчадагы банкка киттем. көндезге сәгать 1 тулып киткәч. Кайсы банк икәнен әйтергә ярамый, алайса реклама була. Малай җаным, банкка килеп керсәм, коридорында ук кеше чират тора. Аптырап калдым. Минем арттан кергән бер ир кеше сызгырып ук җибәрде...  Икеләнеп кенә чират алдым. Чөнки сәгать 5кә кадәр өлгереп булмаячак. Берәү эчтән тирләп-пешеп чыкты.  "4 сәгать тордым", -- диде. Яңа гына килеп кергән олы яшьтәге бер апа аптырап карап торды да:  "Бу халык нишләгән?" -- дип әйтеп куйды. "Ә сез нәрсәгә килдегез?" -- дип сорыйм үзеннән. "Пенсия акчасын алырга килдем", -- диде апабыз. Кем акчасын алырга, кем салырга килгән. Чират торучылар үзара көлешеп тә ала: "Тизрәк байыйсы килә бит!" -- дип. "Әле мин икеләнеп торам, -- диде шунда бер яшь кенә хатын. -- Менә безнең банкка салган акча 7,8 процент белән бара. Хәзер мин аны 3 айга (срогы шундый)  20 процентлыга салдым, ди. Өч ай үткәч, процентны бик каты төшерәчәкләр инде. Банкка яшәргә кирәк бит. Минем 7,8 процентым 3 процентка калырга мөмкин. Оттырырмын шикелле...". Без арттан чират торучы берничә кеше банктан чыгып киттек...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X