erid:2VtzquqpS7d
Яңа Иябаштагы спорт мәйданчыгына сарык көтүе керткәннәр
Арча яңалыклары

Яңа Иябаштагы спорт мәйданчыгына сарык көтүе керткәннәр

Кисәтү генә җитми, штраф салырга кирәктер,

Спорт мәйданчыгында иркенләп сарык көтүе йөри. "Менә шулай итеп хөрмәт итәләр безнең Яңа Иябаш авылында эшләүчеләрне - сарык көтүе кертеп. Инстаграм битендә шундый пост пәйда булды. Чыннан да, заманча итеп эшләнгән, спорт мәйданчыгында иркенләп сарык көтүе йөри. Үлән дә юк бит инде анда, нәрсә ашарга кертәләр икән. “Кешесе дә билгеле, авыл җирлеге башлыгы да белә, кисәттем дә, диде, әмма һаман сарыкларны кертәләр”, – дигән сүзләр язылган пост астына. Димәк, кисәтү генә җитми, штраф салырга кирәктер, дип киңәш тә биргәннәр аңа.   


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев