erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авыл җирлегендә референдум үтте

Авыл халкы референдумга битараф түгел.

Яңа Кенәр авыл җирлегендә (рәисе Рафаэль Фәхретдинов) 7 участокта булды референдум. Яңа Кенәрдә 2 участокта, Сөрдедә, Түбән Орыда, Шурада, Байкал, Шурабашта оешканлык белән үтте референдум. Иртәнге сәгать 7дә халык референдумга килә башлады. Һәм кичке сәгать 8гә кадәр барды ул. Эштә булганнар 8гә кадәр өлгерделәр. Яңа Кенәрдә без иртәнге якта булдык. Ике участокка да халык килеп торды. гаилә белән дә килделәр, аерым-аерым да. Участокка килә алмаган өлкәннәргә участоктан үзләре бардылар. Үзара салым акчасына нәрсәләр эшләнә һәм эшләнәчәк халык белеп тора. Авыл җирендә барысы да күз алдында шул. "Урамнарга таш җәелде, кичен утлар яна, -- дип сөйләде алар. -- Кайбер урамнарга су кертәсе бар". Кайберәүләр: " Яңа Кенәрдә күпме предприятиеләр ябылды. Авыл халкына эш юк. Авылдан яшьләр китә...", -- дип борчылып сөйләде.

Кыскасы, авыл халкы референдумга битараф түгел иде. Алар яхшы белә: җыелган үзара салым акчасы, дәүләттән 4 тапкырга артып, үзләре өчен үк тотылачак. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Референдум нәтиҗәләре түбәндәгечә: Яңа Кенәр авыл җирлегендә яшәгән халыкның (3340) 71,85 проценты референдумга килгән. Шуның 86,8 проценты үзара салым җыюга риза булып "әйе" дип тавыш биргән. Яңа Кенәр авыл җирлегендә референдум үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X