Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа Telegram-канал сездән хәбәрләр көтә!

    ЮХИДИ хезмәте үз телеграм-каналын булдырды.

    Бүгенге көндә юл һәлакәтләре белән еш очрашабыз. Әледән-әле теге яки бу сәбәп аркасында юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен бозса яки аларга буйсынмаса, кайберәүләр руль артына "салган килеш" утырырга ярата. 

    Районда булдырылган яңа телеграм-каналның максаты да - исерек хәлдә машина йөртүне тыю. 

    Реклама

    Әгәр сез юлда исерек машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле кагыйдә бозу очрагының шаһите булгансыз икән, Телеграмдагы әлеге каналга фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълуматлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак һәм тиешле чаралар күреләчәк.

    Телеграм-каналның адресы https://t.me/netrezvivod_arsk

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: