erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа туган балада - коронавирус

31 мартта Мәскәүдәге бала тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән сабыйда коронавирус булуы ачыкланган. Аның әнисе йөкле вакытта коронавируска биргән тест уңай нәтиҗә күрсәткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яңа туган кыз балага беренче тест ясыйлар, ул уңай нәтиҗә күрсәтә, ләкин анализны расларга кирәк әле. Әлегә баланы башка дәваханәдә аерым бокска салып торганнар. Бу турыда «База» хәбәр итә.

Табиблар баланың сәламәтлеге өчен куркыныч юк, дип саный, анасын даими күзәтеп торалар.

Моңа кадәр «КП» сайты Самара өлкәсендә бер бала коронавирус йоктырган дип язган иде. «Сабыйга яшь ярым. „Дуслар, бездә куркыныч кино барлыкка килде. 20 мартта кызыбыз белән инфекцион дәваханәгә салдылар, анда грипп, ОРВИ дип шикләнделәр, температурасы 40 градус, тәне тартыша. 25 мартта кызыбызның ике тесты да (Самарада һәм Новосибирскида ясалган) уңай нәтиҗә күрсәтте“, — дип сөйли баланың атасы», диелгән бу хәбәрдә.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/incident/02-04-2020/ya-a-tugan-balada-koronavirus-tabylu-turynda-h-b-r-taraldy-5733470

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X