erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа уку елы ничек булачак?

Ниһаять, беренче сентябрь килеп җитте. Мәктәпләр яңа уку елын башлап ишекләрен ачты.

Яз буе өйләрендә торып белем алган балалар быел укырга барырга ашкынып тордылар. Интернет аша уку ата-аналарны да мәктәпнең, бигрәк тә укытучыларның кадерен белергә өйрәтте.

Арчаның бишенче гимназиясендә беренче сентябрь безнең өчен үзенчәлерәк үтте. Башта һәр сыйныф чиратлап укытучылары белән сыйныф бүлмәләренә белем дәресенә үтте. Аннан тантаналы линейка башланды. Анда 1 сыйныф укучылары гына катнашты. Өч беренче сыйныф (барлыгы 84 бала) ара калдырып бастылар. Ата-аналар линейка үткән урынга кертелмәде, битлекләрдә читтә басып тордылар. 

Яңа уку елы ничек булачак соң? Мәктәп ничек яшәячәк? Барлык балаларны, ата-аналарны борчыган кайбер сораулар белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияровка мөрәҗәгать иттек.

– Яңа уку елы гадәттәгечә булачак. Әмма барлык куркынычсызлык чараларын саклап. Көндәлек “иртәнге фильтр” үткәрелә. Балалар өелешеп кермәсен өчен мәктәпләрдәге бөтен булган запас ишекләр ачыла. Мәктәпкә кергәндә балаларның температуралары үлчәнә. Сәламәтлек журналлары булдырылды. Шунда барысы да язылып барыла. Дезинфекция чаралары һәр мәктәптә җитәрлек. Еш җыештырып, сөртеп, бүлмәләрне җилләтеп торачаклар. Һәр мәктәптә күчереп йөртеп куллана торган һаваны зарарсызландыргычлар бар. Аларны һәр сыйныфта булдыру турында уйлыйбыз. Укучыларның сәламәтлекләре көн дәвамында контрольдә тотылачак. Бала авырган кебек тоелса, өенә кайтарып җибәрәчәкләр.

– Саклану чаралары саналган битлек, пирчәткә белән ничек була?

– Укытучылар битлекләрдән йөри. Такта янында дәрес аңлатканда аны сала. Ә балалар үзләре ничек тели. Битлекне кия дә, салып та йөри алалар. Укытучыларга күп тапкыр куллана торган өчәр, укучыларга да берәр запас битлек бирелде.

– Сыйныфларда күпме бала булачак һәм аларны урнаштыру ничек планлаштырыла?

– Авыл мәктәпләрендә балалар аз булу сәбәпле парта артына ара калдырып утырачаклар. Ә менә Арча мәктәпләрендә алай эшләп булмый. Шуңа рәт аралары көйләнде, ягъни аларны киңәйтергә туры килде.

– Ашханәгә ничек йөриячәкләр? Бушлай туклану кемнәр өчен була?

200 урынлык ашханә икән, аның яртысына 100 бала гына керә ала. Шуңа тәнәфесләрне көйлибез. Ә су эчү өчен бер тапкыр куллана торган стаканнар куела. Яки һәр бала үз стаканы белән эчә. Бушлай туклану 1-4 сыйныф укучылары өчен оештырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тәнәфесләр булмый икән, дигән сүзләр йөри. Моны ничек аңларга? Балалар бер дә сыйныф бүлмәсеннән чыкмый утырамы?

– Юк, тәнәфесләр була. Сыйныфлар чиратлап ашханәгә бара, сыйныф бүлмәләре җилләтелә. Көннәр җылы торганда кайбер дәресләрне (биология, география, физкультура, мәсәлән) урамда үткәрергә тырышабыз. Кыскасы, балаларга уңайлык тудыру өчен нинди мөмкинлек бар, барысын да кулланачакбыз.

– Түгәрәкләр, дәрестән соң чаралар оештырылачакмы? Озынайтылган көн төркеме эшләячәкме?

– Озынайтылган көн төркеме элеккеге режимда эшли. Шулай ук түгәрәкләр дә. Дәрестән соң чаралар да була, тик балалар санын киметергә, басып тору кагыйдәләрен үтәргә туры киләчәк. Ике атна саен ата-аналар җыелышы уздырылачак. Онлайн режимда. Моның өчен барлык мәктәпләрдә дә мөмкинлекләр тудырылган, тизләтелгән интернет бар.

– Дистанцион уку планлаштырыламы?

– Әлегә юк. Бала авырып киткән очракта (мәсәлән, аягын сындырды, ди) дистанцион укый ала.  

– Быел 1нче сентябрьдә тантаналы линейкага барлык сыйныфлар да тезелмәде.

– Әйе, линейкада 1, 9, 11 сыйныф укучылары гына катнашты. 1нче сыйныфлар беренче тапкыр мәктәпкә килә, ә 9, 11нче сыйныфлар өчен соңгы уку елы. Әти-әниләр битлекләрдән читтә басып торды. Барлык сыйныфлар өчен дә белем дәресе үткәрелде. Яңа уку елында укучыларга да, укытучыларга да уңышлар, иң мөһиме, сәламәтлек телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X