erid:2VtzquqpS7d
Яңасала фельдшеры махсус программа буенча 500 мең алган
Арча яңалыклары

Яңасала фельдшеры махсус программа буенча 500 мең алган

«Земский фельдшер»программасы буенча Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәре 500 мең сум акча алды

Яңасала фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре Азалия Борһанованы хезмәт юлындагы зур сөенече белән котлыйбыз. Быелгы елның август аеннан бирегә килеп эшли башлаучы белгеч «Земский фельдшер»программасы буенча 500 мең сум акча алды. 

2013 елдан бирле Яңасала авылында  фельдшер-акушерлык пункты эшләми. Азалия Борһанованың бирегә килеп эшли башлавы җирлек өчен көтеп алынган була. Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлаган кыз һөнәри эшчәнлеген авыл җирендә башларга була һәм дәүләт ярдәме ала. 

Тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый алачаксыз. 

 


Нет комментариев