erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яхшы  уңыш сорттан башлана

Хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар белән уракка төшәр алдыннан очрашып сөйләшү, киңәшү үзе бер матур традиция инде ул. Быелгысы Арча сорт сынау участогында башланды, “Игенче” ширкәте басуларында дәвам итте.

 

Фәнис Зарипов  әлеге мөһим өлкәдә 40 елга якын тугрылыклы хезмәт итә. Аның фидакарьлегенә, тырышлыгына исең китәрлек.Менә күз алдына китерегез: кишәрлекләрдә 12 культураның 202 сорты игелә.

Алар бер-берсе белән буталырга, кушылырга тиеш түгел. Аларның һәркайсын аерым-аерым чәчәсе,  аерым җыйнап аласы һәм саклауга куясы. Күпме хезмәт, вакыт һәм көч кирәк моның өчен. Андагы тәртипкә сокланып, төрле культураларны чагыштырып, мавыгып, үзеңне күргәзмәдә кебек тоеп йөрисең.

Һәм шушы бәяләп бетергесез хезмәтләрне ничә кеше башкара, дип уйлыйсыз? “Узган ел өчәү идек, быел икегә калдык”, – ди Фәнис. Югары уку йортын тәмамлап кайткан улы Фәннур булыша әтисенә. Ул малай вакытыннан шунда үскән, аңа монда бар нәрсә таныш, кадерле.

– Семинар-киңәшмәне быел шушында үткәрергә булдык, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Яхшы уңыш сорттан башлана, алар белән танышу, алдагы бурычларны ачык-лау өчен җыйналдык бүген.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов, район башкарма комитетының техника куркынычсызлыгы буенча белгече Илшат Нәбиуллин урып-җыю чорында үтәлергә тиешле таләпләр, көзге чәчүгә әзерлек һ.б. мәсьәләләргә тукталдылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев игенчеләр алдында зур эшләр торуын әйтеп үтте. Иң мөһиме – игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу. Түләү мәсьәләсенә җитди карарга, кызыксынырлык итеп түләсәң эшләргә кеше табылачак.

Соңыннан Фәнис Зарипов үзенең биләмәләре буенча алып китте, һәр сортның үзенчәлекләре, өстенлекләре, йомшак яклары турында сөйләде. Борчакның бөтенләй коелмый, егылмый торган сортлары да бар. Сорго, судан үләне кебек корылыкка чыдам культуралар да үсә биредә.

“Игенче” ширкәтенең җир эшкәртү агрегатларын да карадык. Комбайннары инде басуда эштә.

Хуҗалык җитәкчеләре бер атна-ун көннән уракка төшәбез, дип торалар. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X