erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яхшылык эшләүчеләр бар

Үзизоляция режимы вакытында бигрәк тә бер-беребезгә игьтибарлы булырга кирәк.

Бу максаттан районда нилэр эшлэнэ?

Без бу сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән сөйләштек.

-- Районда 174  мәдәният хезмәткәре волонтер хезмәтен башкара бүген, -- дип сөйләде ул. - Алар Арчада гына түгел. Авылларда да хезмәт күрсәтәләр. Кайнар телефонга шалтыратулар буенча алар өлкәннәргә азык-төлек, дарулар, кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәләр. Ярдәм телефонына шалтыратып торалар. Район үзәк мәчете "Яхшылык өләш" акциясен башлап җибәрде.

Без бергәләп Арча үзәк мәчетенә дә барып килдек.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт болай дип сөйләде:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Дөрестән дә, без "Яхшылык өләш!" акциясе оештырып җибәрдек. Акциягә кушылучылар бар инде. Менә Арчадан Резедә Яруллина 70 битлек алып килде. Акча күчерүчеләр бар. Акциягә күпләр кушылырлар, дип уйлыйм. Җыелган акчага азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләрне алып, өлкәннәргә,  мохтаҗ кешеләргә өләшәчәкбез.

 

Яхшылыкның чиге юк. Республиканың мәгариф министры яхшы кешеләр ярдәменә өмет итеп, аз керемле компьютеры булмаган гаилзләргә комьютер, планшетлар алып бирергә чакырган иде. Чөнки балаларга өйдән торып уку өчен техник мөмкинлекләр кирәк. Ә бездә комьютерсыз гаиләләр дә бар. Дүшәмбедән мәктәпләрдә дистанцион укулар башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X