erid:2VtzquqpS7d
Җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны автобус бәрдергән
Арча яңалыклары

Җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны автобус бәрдергән

Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә автобус кызны бәрдергән, кыз вафат булган

Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны автобус бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Кичә кич белән Островский урамында авария булды. Шаһитлар сүзләренчә, кыз җәяүлеләр кичүеннән юл аркылы чыккан.

Автобус йөртүчесе караңгыда җәяүлене күрмәгән булуы ихтимал.

Зыян күрүче һәлакәт урынында ук үлә.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-11-2020/kazan-z-gend-ya-lel-r-kich-end-avtobus-kyzny-b-rderg-n-kyz-vafat-bulgan-5787973

Казанда яшь кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, автобус йөртүчесе кызга зебрада юл бирмәгән. Шунлыктан, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-11-2020/yuhidi-kazanda-yash-kyzny-b-rderg-n-avtobus-y-rt-chese-a-a-yul-birm-g-n


Арча хәбәрләре

Нет комментариев