erid:2VtzquqpS7d
Янгында пенсионер янып үлгән
Арча яңалыклары

Янгында пенсионер янып үлгән

Коточкыч янгын Башкортстанның Кырмыскалы районында булган.

Фаҗига урынына тиз рәвештә махсус хезмәтләр килгән. Янгынны сүндерергә урындагы халык та ярдәмгә чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Фаҗига дүшәмбе, 20 апрельдә булган. Биредә янгын шәхси йортта чыккан. Кызганычка каршы, янгынны тиз генә сүндерә алмаганнар. Нәтиҗәдә янгында 62 яшьлек хатынның гомерен өзелгән.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә.

Фото: bash.news сайтыннан

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Yanginda-pensioner-hatin-yanip-lg-n-232222/


Нет комментариев