Реклама
Шулай итеп, янгын корбаны өч кеше булды
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яңа Николаевск бистәсендә янган йортны сүткән вакытта янгын сүндерүчеләр тагын бер кешенең мәетен тапкан.
Шулай итеп, янгын корбаны өч кеше булды, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республиканың Яшел Үзән районындагы бер бистәдә ике катлы йорт януын, аның беренче катында кафе һәм кибет булуын, ә икенче катында кешеләр яшәвен хәбәр иткән иде. Вакыйга урынында ике кешенең мәете табылган булган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз